БМО-ның мәгариф, фән һәм сәнгать оешмасы ЮНЕСКО фаразларына караганда, бүгенге көндә кешелек дөньясы 6 меңгә якын тел куллана. БМО-дагы әгъза илләр саны исә 193 кенә. Димәк, чынбарлыкта шушы 193 илнең генә телләре дәүләт "терәгенә" ия булып чыга. Кайбер демократик илләрдә исә җирле (региональ), яки азчылык телләрен кулланырга да ирек бирелә.
Русиядә рәсми тел - русча, әмма берүк вакытта аның кайбер төбәкләрендә 33 аерым тел региональ буларак кабул ителә. Мәгълүм совет чорында СССРда 150-дән артык милләт, халык яки этник төркем яши дип белдерелә иде. ЮНЕСКО яки башка халыкара институтларның хәзерге фаразларына караганда, Русиядәге 130 телгә бүген гомумән юкка чыгу куркынычы яный. Якынча 20-се инде үлгән, ягъни ул телдә сөйләүче бер кеше дә калмаган.
Калмык, удмурт кебек якынча 50-гә якынына шушы юк булу куркынычы арта бара. Русиядәге беларус, чечен, саха (якут) һәм тува кебек 20-ләп телне саклауда чаралар күрелмәсә, якын киләчәктә аларга да куркыныч янаячак. Бу санап үткәннәрдән чеченнәрдән кала һәммәсе дә азсанлы халыклар. Ә төрки халыклардан карагас, кырымчак, долган, хакас, шор кебекләрнең телләре дә шундый ук куркыныч астында.
Рус теле исә дөньяда иң күп сөйләшелгән телләр арасында сигенче урынны били, табигый бу исәпкә русчаны икенче тел буларак белгәннәр дә керә. Мисал өчен, татарлар. Рус теле бер Русиядә генә түгел, ә элекке Совет иллләрендә дә кулланыла. Бу илләрдә рус телендә я азчылыклар сөйләшә, яисә ул аралашу теле булып тора.
Вак, хәтта бәйсезлеге булмаган эре халыкларның да телләре глобализация сәбәпле юкка чыгу ихтималы дөньякүләм бер проблема буларак кабул ителә башлады хәзер. Бу турыда конференцияләр, фәнни тикшеренүләр үткәрелә, халыкара дәрәҗәдә моны чишү өчен төрле декларацияләр игълан ителә, хәтта килешүләр төзелә.
1992 елның 18 декаберендә БМО Гомуми мәҗлесендә “Милли, этник, дини яки лингвистик азчылыклардан булган шәхесләрнең хокуклары” турында бер декларация кабул ителгән иде. Шул ук елны Европа Шурасы “Европаның региональ я азчылык телләр хартиясе килешүен” төзеде. Европа Шурасына әгъза булган илләрнең күпчелеге моны ратификацияләде. Шуңа күрә, Польша (12.02.2009) караим һәм татар телләрен, Румыния (24.10.2007) татар һәм төрек телләрен, Украина (19.09.2005) кырым татар телен үз илләрендә азчылык теле буларак кабул итте.
Европа Шурасының “Региональ я азчылык телләре хартиясе”н бүгенге көнгә 24 ил ратификацияләде. Аны 2001 елда Русия дә имзалаган иде, әмма Хартия парламент тарафыннан әлегә ратификацияләнмәде. Ансыз имзалауның берниндә дә файдасы юк - Хартия гамәлдә саналмый. Гәрчә Русиянең 1993 елгы конституциясендәге 26-нчы маддәсендә “Һәрбер ватандаш үз туган телен кулланырга, коммуникация, бала тәрбияләүдә, мәгариф һәм сәнгать өлкәләрендә теләгән нинди телне сайларга хокуклы” диелсә дә.
Әмма конституция маддәләренә карамастан, азчылык халыклар телләрен, шул исәптән татар телен дә Русия мәгариф системасыннан читләтү тырышлыгы һич аңлашылмый. Мәскәү үз конституциясе белән беррәттән халыкара килешүләрне дә санга сукмыймы, югыйсә мондый бер карарның артында без аңлый алмаган моннан да яманрак ниятләр бармы? Әйтүе кыен.
Азчылыкларның телләре мәсьәләсендә Төркия тәҗрибәсенә күз салсак, шуны әйтә алабыз. Төркия 73 миллон халкы булган ил. Конституция буенча Төркиядә бер генә рәсми тел бар, ул да булса – төрек теле. Димәк, рәсми эш урыннарында, мәгарифтә бары тик бу тел генә кулланылырга тиеш. Конституция буенча Төркия ватандашы булган һәрбер кеше аның диненә, туган теленә, этник чыгышына карамастан, төрек дип исәпләнә.
Ләкин Төркия федератив сәяси системага ия булмаса да, соңгы елларда бу принциптан ваз кичә башлады һәм этник төрекләрдән тыш, көрд кебек башка азчылыкларның булуын кабул итте. Итү белән генә чикләнмәде, көрдчәне куллануга куелган тыюны көчтән чыгарды, хәтта өстәвенә рәсми телевидение ТРТ-нең бер каналын махсус көрдчә тапшыруларга бүлеп бирде.
Хәзер ТРТ-6 тәүлек буе көрдчә тапшырулар ясый. Реформалар моның белән генә чикләнмәс кебек. Шулай итеп, Анкара берүк вакытта Европа Берлегенең таләпләрен дә, азчылык телләре турында моннан элек имзаланган килешүләрнең шартларын да тормышка ашыра башлады.
Табигый көрдләр аермалыклы буларак моның тормышка ашырылуына ирешү өчен бик күп тырышты. Димәк, көчле таләп булмыйча, азчылыкларның да үз хокукларына ирешүләре җиңел түгел. Бүген Бөек Британиядә, Испаниядә, Канада һәм башка илләрдә азчылыкларның телләре рәсми буларак кабул ителә. Бабайлар әйтмешли, “еламаган балага имчәк бирмиләр”.
Русиядәге азчылыкларга килгәндә исә, аларның мәгариф, матбугат һәм башка өлкәләрдә казанган хокукларын бер-бер артлы югала бара. Русия кебек хәрби, фәнни, җир асты байлыклар өлкәсендә дөньякүләм көчкә ия бер илнең азчылыкларны туган телдән, мәдәнияттән, сәнгатьтән аеруның нинди файдасы бар икән, моны мантыйк белән ачыклау, аңлау бик кыен.
Ләкин бер чынбарлык бар. Дөньялар үзгәрә, кеше хокукларын үтәүнең заруриятен, кирәклеген бер көнне иң көчлеләр дә аңлаячак.
Профессор Надир Дәүләт
Истанбул, Төркия
Комментар бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашын чагылдыра