Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лондон Хаменеи гаепләвенә аңлатма таләп итә


Британия тышкы эшләр министрлыгы Иранның Лондондагы илчесен чакыртып Иранның югары рухи җитәкчесе Аятулла Али Хаменеинең Британиягә каршы әйткән сүзләренә аңлатма бирүне сорады.

Хаменеи кайбер Көнбатыш илләрен илнең эчке эшләренә тыкшынуда гаепләгән иде.

Ул Британияне аерым рәвештә шуларның иң яманы дип атады.

Бүген Брюссельдә Европа Берлеге саммитында Британия премьер-министры Гордон Браун Европа Берлеге җитәкчеләре Иранда демонстрациячеләргә каршы көч куллануны бертавыштан хөкем итте диде.
XS
SM
MD
LG