Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа җитәкчеләре Ирландиягә ташламалар вәгъдә итә


Европа Берлеге Ирландиягә Лиссабон килешүен яңадан референдумга чыгарып уңай җавап алу мөмкинлеге бирер дип көтелгән шартлар вәгъдә итә.

Җомга Брюссельдә үткән саммитта Берлек җитәкчеләре Ирландия хәрби нейтраллеген, бала төшерүне тыю канунын саклап калачак һәм салымнарны үзе билгелиячәк дигән вәгъдәләр бирде.

Ирландиядә былтыргы референдумда кире кагылган Лиссабон килешүе Европа Берлеге хакимият оешмаларына зур үзгәрешләр кертүне күздә тота.
XS
SM
MD
LG