Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иранда бер атнада 24 журналист кулга алынган


Халыкара хөкүмәттәнтыш “Чикләрне танымаган хәбәрчеләр”оешмасы хәбәр итүенчә Иранда бер атналык каршылык сүрәтендә 24 журналист һәм интернетта үз сәхифәләрендә блог язучылар кулга алынган. Журналистларны Иран хакимиятләре “беренче чиратта күзәтеп тора”, диелгән оешма белдерүендә.

Кулга алынганнар арасында Иран журналистлары берлеге башлыгы, Newsweek журналы хәбәрчесе бар. Би-би-си хәбәрчесенә Ираннан китү күрсәтмәсе бирелгән.

Халыкара журналистларга Ираннан хәбәр бирү тыелган.

XS
SM
MD
LG