Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Су-24 хәрби очкычларын кулланыштан ала


Русиянең хәрби һава көчләре җитәкчелеге бу атнада булган ике һәлакәттән соң Су-24 хәрби очкычларын кулланмый тору турында карар кабул итте.

Дүшәмбе Су-24 очкычы Ростов өлкәсендә казага очрады. Очкычта булган ике очучы да сикереп төшеп исән калды. Һәлакәт техник сәбәпләрдән булган, дип хәбәр ителде.

Июньнең 17дә тагын бер Су-24 очкычы Мурмански өлкәсендә һәлакәткә очрады. Анда да зыян күрүчеләр булмады.

Сухой, ягъни Су-24 очкычлары узган гасырның 70-80 елларында Советлар Берлегенең Әфганстанда, соңырак Чечня сугышы вакытында кулланылды.

Ике урынлы, ике моторлы очкыч үзенең беренче очышын 1967 елда ясаган. Кулланышка 1974 елда кертелгән. Су-24 урынына Русиядә 2010 елга заманчарак Су-34 хәрби очкычын тәкъдим итү планы бар иде.
XS
SM
MD
LG