Әлеге прогимназия балалар бакчасы һәм түбән сыйныф татар мәктәбеннән гыйбарәт. Быел анда беренче сыныфларны укырга алмый, калганнарны укытып чыгарып, ягъни, мәктәпне этаплап бетерергә карар иткәннәр. Балалар бакчасы исә урынында кала. Укыту өлешен бетерүне оптимизация, икътисади сәбәпләр һәм балалар аз булу белән аңлаталар.
Укытучылар сүзләренә караганда, килгән балаларны укырга алмыйлар һәм балалар аз дигән сылтау белән мәктәпне бетерергә махсус эш алып барылган. Бу уку йортының төп үзенчәлеге шунда, башкаладагы калган ике татар гимназиясе шәһәр читендә. 84нче санлы гимназия Сипайлово бистәсендә, 65нче санлы гимназия Черниковка бистәсендә.
“Әлифба”ны тәмамлаучылар ул мәктәпләргә җәмәгатьчелек транспортында үзләре дә йөри ала иде. Чөнки алар шактый зур - 5нче сыйныфлар. Хәзер үзәктәге “Әлифба” бетерелгәч, балаларны ата-аналары шул шәһәр читендәге мәктәпләргә үзләре илтергә, яки урыс мәктәпләренә бирергә мәҗбүр була. Ата-аналар якын көннәрдә бу уңайдан республика президентына мөрәҗәгать белән чыгарга җыена.
Соңгы көннәрдәге татар мәгарифенә кагылган икенче яңалык - Башкорт дәүләт университетындагы татар филологлары әзерләүче бүлектә читтән торып укуны бетерү. Ул гына да түгел, көндезге бүлекне 36% кыскартырга, бакалавр һәм магистратураны ачмаска булганнар. Моны Мәскәүдән кыскарту турында фәрман килүе белән аңлатканнар.
Ул фәрман уку йортындагы барлык һуманитар бүлекләргә кагылса да, кыскартуны 100%ты белән татар мәгарифендә ясарга булганнар. Татар кафедрасы галимнәре әлеге уңайдан Русия һәм Башкортстан җитәкчеләренә мөрәҗәгать белән чыккан иде. Бүген татар кафедрасы һәм ректорат вәкилләре катнашлыгына җыелыш булды. Анда читтән торып уку бүлеген саклап калырга, кыскартуларны татарләр исәбенә генә түгел, башка бүлекләр дә исәбенә эшләргә килешенде.