Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран "Зур 8-лек" саммитында катнашмаячак


Бу атнада Италиядә сәнәгать өлкәсендә алдынгы илләр оешмасы "Зур 8-лек"нең тышкы эшләр министрлары очраша. Иран тышкы эшләр министры Манучәр Моттаки исә бу җыенда катнашмаячагын белдерде.

Саммитта Әфганстан һәм Пакстандагы соңгы вәзгыять каралачак. Иран бу саммитка АКШ тарафыннан чакырылган иде. Ләкин Иранда президент сайлавыннан соң кабынган каршылык чаралары Иран белән көнбатыш мөнәсәбәтләренә зыян салды.

Иранда сайлауларга ике атна узуына карамастан, сайлау нәтиҗәләре әле дә илдә зур ризасызлык тудыра. Илнең рухи башлыгы Аятулла Али Хамәнәи исә кичә ясаган чыгышында, сайлау нәтиҗәләренең яңадан тикшерелмәячәген белдерде.
XS
SM
MD
LG