Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан хөкүмәте АКШ килешүен раслады


Кыргызстан хөкүмәте АКШның Манас базасын куллану турындагы шартнамәне раслады.

Ягъни имзаланган шартнамә нигезендә АКШ үзенең хәрби булмаган йөкләрен Манас һава аланыннан Әфганстанга ташуны дәвам иттерә алачак. Ләкин Манас базасы хәрби максатларда кулланылмаячак.

Кичә Кыргызстан Тышкы эшләр министры АКШ базасын көчендә калдыру карары илнең милли мәнфәгатенә туры килүен белдергән иде.
XS
SM
MD
LG