Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Экстремист” булудан курык!


Башкортстанда җирле матбугат басмаларының, радио һәм телевидениеның каты цензура астында булуы хакында бар Русиядә беләләр.

Ә инде соңгы бер-ике елда Башкортстан хакимиятләренең озын кулы электрон мәгълүмат чараларына да җитә башлады. Элегрәк тә хәбәр ителүенчә, Башкортстанда иң элек бәйсез мәгълүмат таратучы “Уфагуб” интернет сәхифәсенә каныкканнар иде. Бу сәхифә белән хезмәттәшлектә шикләнелгән танылган галимнәрне хәтта, узган елда, мәхкәмәгә дә җәлеп иттеләр.

Хәзер инде Башкортстан хакимиятләре, мәхкәмә аша, ирекле саналган тагын бер мәгълүмат чарасын – “Ревинформ” сәхифәсен “дошманчыл, экстремистик” мәгълүматлар таратучы дип тапты.

Мәгълүм ки, электрон журналда Башкортстан җитәкчелеген тәнкыйтьләгән, аларның ачуын кабарткан язмалар һәрдаим басылып тора. Уфаның Киров районы мәхкәмәсе шушы көннәрдә бу сәхифә-блогны “экстремистик” дип бәяләп карар чыгарды һәм провайдерларга аңа керүне тыю кирәклеген җиткерде.

Карарны провайдерлар шунда ук үтәргә ашыкты. Башта аңа үтүне Башкортстанның төп элемтә тоташтыргычы булган “Башинформсвязь” ширкәте, ә аннан соң “Уфанет” дигән оешма ябып куйды. Әмма “Ревинформ”га юл бөтенләй ябылмаган. Аңа республикадагы барлык кулланучыларның 20 проценты чамасы гына керә алмый.

Шул ук вакытта хакимиятләр “Уфагуб” сәхифәсен дә ябу теләгенә ирешә алмады. Аңа да ирекле кереп була. Республикадагы җәнҗаллы хәлләр турында да, югары түрәләрнең кырын эшләре хакында да күп мәгълүматлар табарга мөмкин анда.
Башкортстан Берләшкән оппозициясе вәкилләре әйтүенчә, электрон мәгълүмат чараларын тулысынча ябып булмаганны рәсми хакимиятләр үзләре дә аңлап бетми. Ләкин алар хокук саклау оешмаларына ничек булса да аларны кысарга, ә провайдерларга томаларга куша. Провайдерлар бу күрсәтмәне үтәми икән - лицензиядән колак кагачагын яхшы белә.

Хәзер илдә теләсә кемгә һәм теләсә нинди мәгълүмат чарасына “экстремист” ләкабен тагу модага кереп китте. Бу юл белән “җайсыз” кешеләрне читләтү, күздән югалту шактый җайлы булып китте.
XS
SM
MD
LG