Accessibility links

Кайнар хәбәр

Самар милләтпәрвәре Илгиз Кәлүчкә 70 яшь


Илгиз Кәлүч
Илгиз Кәлүч

Самар җирлегендә татар милли хәрәкәтендә эшләгән милләтпәрвәрләр күп, ләкин шул күпләр арасында шөһрәт казанган Илгиз Кәлүчкә тиңнәр юк.

Менә 40 ел инде Илгиз Кәлүч “Ялкынлы яшьлек” исемле җыр, бию һәм шигърият ансамбле белән җитәкчелек итә, ә бит аның төп хезмәте хәрби заводта конструктор булып эшләү. Техник фәннәр кандидаты сәнгать өлкәсендә дә зур уңышларга иреште.

Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре “Дуслык” ордены белән бүләкләнгән ир заты. Быел июнь аенда Илгиз Кәлүчкә 70 яшь тулды. Самар татар җәмәгатьчелеге бу датаны зурлап билгеләп узды.

Самар шәһәр администрациясе, Самар Губерна Думасы, өлкә администрациясе тарафыннан бик җылы сүзләр әйтелде, кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Өлкәнең иң зур бүләге – “Самар төбәгенең үсешенә иң олуг хезмәтен күрсәткән өчен” медаль белән бүләкләү турындагы карар дөнья күрде.

Самарда яшәүче Михаил Фёдоров бик озак еллар ак йортта милли мәсьәләләр буенча киңәшче булып эшләде, барлык милли үзәкләрнең лидерларын яхшы белүче чиновник. Бүгенге көндә “Этнос һәм культура” исемле журналның мөхәррире Илгиз әфәнде турында Фёдоров фикере мондый:

“Миндә шундый фикер туа, әйтерсең лә мин аны гомер-гомергә беләм. Үзенең яхшы шәхси сыйфатлары аркасында ул яшьләр белән бик оста эшли белә. Самар өлкәсендә аны күпләр белә. Кешеләргә тик изгелектә генә, җаваплылык тоеп яши.

Илгиз Кәлүч гадәти кеше түгел, ул зур җаваплык һәм тирән акыл иясе. Ул чын мәгънәсендә үз халкының зыялысы, татар халкы аның белән горурлана ала. Илгиз Кәлүч үз идеяләрен тормышка ашыра ала торганнар исемлегендә”, диде ул.

Илгиз Кәлүчне котлап килгәннәр исемлеге йөзгә якын иде. Теләкләр күп булды, изге булды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров тәбрикнамәсендә мондый юллар бар:

“Сезне татарлар яшәгән бик күп төбәкләрдә беләләр, яратып көтеп алалар. Сезнең яшь буынны милли рухта тәрбияләү өлкәсендә куйган хезмәтләрегез дә хөрмәткә лаек...”, диелә Ринат Закиров котлавында.

Самар татарларының узган гасырларда ялтыраган шәхесләре күп булган. Бүгенге буынның да горурланырлык ирләре бар. Исмәгыйл углы Илгиз Кәлүч бүгенге буын өчен әхлакый өлге.
XS
SM
MD
LG