Accessibility links

Кайнар хәбәр

Перес Азәрбайҗан һәм Казахстанга сәфәр башлады


Баку – Израил президенты Шимон Перес бүген Азәрбайҗан һәм Казахстанга рәсми сәфәрен башлады. Дүрт көнлек сәфәре вакытында ул бу ике илнең җитәкчеләре белән очрашачак.

Якшәмбе Баку һава аланында Перес югары кунак буларак каршы алынды. Аның эш төркемендә 60-лап рәсми һәм эшкуар бар.

Чәршәмбе 1 июль көнне Перес Астанада мөселман һәм гарәп илләре вәкилләре катнашында үтәчәк дин-ара конференциядә чыгыш ясарга җыена.
XS
SM
MD
LG