Accessibility links

Кайнар хәбәр

ЕИХО Мәскәү тәкъдименә сабыр мөнәсәбәт күрсәтте


Корфу – Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы Русиянең иминлек системын үзгәртү тәкъдименә сабыр мөнәсәбәт күрсәтте.

Якшәмбе Корфу утравында үткән очрашуда оешманың тышкы эшләр министрлары, НАТО, Европа Берлеге һәм Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы кебек гамәлдәге институтлар да шактый яхшы эшли, дигән нәтиҗә ясады.

Мәскәү, хәрби берлекләрдән баш тартып, бар тарафларга да тигез статус тәэмин итүче яңа килешү төзергә тәкъдим иткән иде.

Корфу утырышы кысаларында шимбә көнне Русия һәм НАТО рәсмиләренең Грузия сугышыннан соң беренче очрашуы үтте. Тарафлар ун ай элек туңдырылган хәрби хезмәттәшлекне яңартырга килешкән.

Шул ук вакытта, НАТО генераль секретаре Яп де Хооп Схеффер сүзләренчә, Грузия мәсьәләсендә НАТО белән Русия арасында “җитди каршылыклар” саклана.
XS
SM
MD
LG