Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан түрәләре Сингапурда укый


Татарстан министрлыклары һәм комитетлар башлыклары Сингапурда ике атналык укуларны башлап җибәрде.

Семинарда дәүләт оешмалары хезмәткәрләре икътисад һәм социаль өлкәдә идарә итәргә, үсеш стратегияләрен төзергә өйрәнә.

Татарстан һәм Сингапур арасында хезмәттәшлекне алып бару турында үткән елда Русия-Сингапур арасында үткәрелгән форумда килешенгән булган.

Бу килешү кысаларында Сингапурда кадрларны укыту һәм республикада инвестицияләр агентлыгын төзү каралган.
XS
SM
MD
LG