Accessibility links

Кайнар хәбәр

КамАЗлар җыю кими


КамАЗның еллык хисап җыелышында узган ел 2 миллиард 800 миллион сум керем алуы хакында әйтелде. Ләкин бу акчадан акционерларга өлеш чыкмаячак. Акча ширкәтне үстерү программасын тормышка ашыруга тотыла.

Узган ел ширкәт 47500 автомобиль сатса, 2007 елда сатылган автомобильләр саны 52000 чамасы булды. Шуның кадәр автомобильләр сатылгач та, ширкәт үз акционерларына дивидент түләмәде. Узган ел алынган 2 миллиард 800 миллион сум табышны да акционерлар җыелышы КамАЗ ширкәтен үстерүгә җәлеп итәргә, дигән карар кабул итте.

Узган ел КамАЗ Русиядә эчке базарның 28%ын үз кулында тоткан. Барлык җитештерелгән машинаның дүрттән берен диярлек чит илгә саткан. Инде быелгы кризис булуга да карамастан, ширкәт җитәкчелеге 47000 машина сатуны фаразлаган. Ләкин эш фараз буенча гына бармый.

Менә хәзерге вакытта да ширкәт хезмәткәрләре ике атналык мәҗбүри ялда. Шуның белән ширкәтнең баш конвейеры быел алтынчы тапкыр каникулга туктады. Мәҗбүри туктауларны исәпкә алып, КамАЗ быел 28000 машина җитештерүне бурыч итеп куя. Шунысы да игътибарга лаек, 2010 елда ширкәт 25000 автомобиль җитштерергә исәпли. Сату күләме елдан-ел кими дигәнне аңлата бу.

Акционерларның хисап җыелышында катнашкан Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов мондый вәзгыять белән бик риза булмавын белдерде. Ул хәзер Русиядә татар эшмәкәләренең 44 сәүдә йорты эшләвен, КамАЗлар белән хезмәттәшлекне яңадан торгызырга тиешлеген әйтте. Русия төбәкләренә КамАЗлар сатып алу өчен 373 миллион сум акча бирелүен, аның 70% Мәскәү, 30% Казан казнасыннан булуын әйтте. Июнь аенда күпчелек машиналар Русия саклану министрлыгы һәм Татарстанның гадәттән тыш хәлләр министрлыгы соравы белән җыелган.

“Азатлык” хәбәрчесе акционерлар җыелышыннан соң, бүгенге вәзгыятькә аңлатма сорап берничә кешегә мөрәҗәгать итте. Алар итагәтьле итеп кенә аңлатма бирүдән баш тартты. Гади эшчеләр дә журналистар белән аралашырга теләми. Хәзер ширкәттә 50 меңнән артык кеше эшли. 28000 КамАЗ җыю өчен моның кадәр кешенең кирәк түгеллеген һәркем яхшы аңлый. Шуңа да алар журналистлардан ерак торырга тырыша.
XS
SM
MD
LG