Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия-Грузия низагы бетәрме?


АКШ һәм Русия арасында президентләр дәрәҗәсендә узачак саммит алдыннан , Русия Грузия чигендә "Кавказ-2009" дип аталган хәрби чараны башлады.

Узган август аенда Русиянең АКШка беректәш ил - Грузия чигенә хәрбиләр белән керүе, аның элекке совет җирләрендә үз йогынсын дәвам иттерү ниятен тагын бер кат күрсәткән иде.

Бу низаг вакытында көнбатыш илләре Грузиядә җир бөтенлеген яклап, бүленүгә каршы булуын белдергде. Туган каршылыктан соң, НАТО шимбә көнне Русия белән мөнәсәбәтләрен дәвам иттерергә булды.

Русия шурасы җыенында НАТО генераль секретаре Яп де Хооп Схеффер: "Русия шурасы җыенында бик уңай нәтиҗәгә ирештек. Туган каршылыкларның шура эшен туктатуына юл бирмәячәкбез", диде.

Схеффер, Грузия мәсьәләсендә тирән фикер аермалыклары булуына карамастан, ике тараф бер-берсенә һәрвакыт мохтаҗ, дип әйтте.

Гамәли чаралар

Шулай да Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның шул ук конференция залында ясаган чыгышы бераз аерыла иде. Ул Көнбатышның Грузия мәсьәләсендәге борчылуын кире какты:


"Бөтен кеше хәзерге чынбарлыкны кабул итәргә тиеш. Сугыштан соң безнең сәясәтебез үзгәрмәде һәм үз карарыбыздан кайтмаячакбыз. Монда гамәли чараларны истә тотарга кирәк", диде.

Русия Грузиянең төньягындагы Кавказ тауларында 2 атна дәвам итәчәк хәрби чараларын башлады. Анда 8000 Русия хәрбие катнаша. "Кавказ-2009" дип аталган чара кысаларында хәрбиләр Грузиянең каршылыклы Көньяк Осетия, Абхазия төбәгендә дә хәрби күнегүләр үткәрәчәк. Русиянең бу адымы яңа низагга китерә ала дигән борчу бар.

Террорчылыкта гаепләү

Элекке Русия президенты Владимир Путинның иктисади киңәшчесе булып эшләгән Андрей Илларионов, Русиянең террорчылык исеме астында Грузия җирләренә керә алачагы ихтималы турында әйтте:
"Барлык Русия пропагандаларына караганда, анда Грузиянең террор куркычы буларак күрсәтелә. Русиядә соңгы вакытта булган террор гамәлләренең Грузия белән бәйле була алачагы турында да фаразлар тарала башлады", ди ул.


Тифлис хакимияте август аенда Көньяк Осетия җирләрен сеператистләрдән кире алырга омтылуыннан соң, Русия хәрбиләре Грузия гаскәренә зур зыян китергән иде. Бу вакыт эчендә Мәскәүнең сепаратист төбәкләрендәге сугышчыларны котыртып, аларны корал белән тәэмин итү белдерелә. Илларионов төбәк чигендә хәрби көчне арттыру белән ,Русиянең халыкара кануннарга каршы килүен әйтә.

"Бер ил икенче ил чигенә керә, ягъни Русия халыкара үзенең Грузия чиге дип кабул иткән җиргә басып керә. Бу халыкара кануннары нигезендә, агрессив бер адым һәм аның каршылык тудыруы бәхәссез", диде.

Әлеге хәрби күнегүләр киләсе атнада үтәчәк Русия АКШ саммиты алдыннан башланды. Бу саммитта АКШ ике арадагы мөнәсәбәтләрне яхшыртырга тели.
XS
SM
MD
LG