Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Башкортстан Мәккәсе”нә җыелу


Башкортстанның Чишмә районында мөселманнарның ел да оештырылучы зур җыены бу атна азагында, якшәмбе көнне үтәчәк.

Биредә менә алтынчы ел инде борынгы һәйкәлләр һәм Хөсәен Бәк төрбәсе сакланган төбәктә, бик күп дин кардәшләр катнашлыгында, зур җыен оештырыла.

Чираттагы шушы җыенга да республиканың төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән 1 меңгә якын мөселман килер дип көтелә. Кунаклар арасында дин әһелләре генә түгел, ә танылган галимнәр дә, милли оешмалар вәкилләре дә була. Алар күренекле галим һәм мәгърифәтче, әлеге Башкортстан җирләрендәге беренче имам Хаҗи Хөсәен Бәк истәлеген хөрмәтләп төрле чаралар уздырачак. Барлык чаралар да баш мөфти Тәлгать Таҗетдин җитәкчелегендә оештырыла.

Шушындый беренче җыен 2004 елда үткән иде. Шуннан соң бу күмәк чара ел саен оештырыла башлады. Анда Башкортстаннан гына түгел, ә башка күрше төбәкләрдән дә мөэмин мөселманнар җыела. Алар мөфти һәм имамнарның вәгазьләрен тыңлый, мәдәни чараларда, Коръән укучылар бәйгесендә катнаша. Изге җиргә хаҗ кылуга әйләнде хәзер бу төбәк. Шуңа да аны “Башкортстанның Мәккәсе” дип атыйлар.

Чишмә районы имам-мохтәсибе Мәүлетдин хәзрәт Мөстәҗәп әйтүенчә, быелгы җыенның программасы да бай булмакчы.

“Иң тәүдә бирегә килүчеләр алдында Чишмә районы имамнары тирән эчтәлекле вәгазьләр сөйләячәк, - ди ул. - Аннан мөэмин мөселманнар бергәләп намаз укый. Коръән уку һәм ислам нигезләре буенча оештырылачак бәйге дә әлеге җыенның иң тантаналы чараларының берсе булыр, мөгаен. Җыен барышында бирегә килгән барлык мөселманнар Ак зират дип аталган зиратта урнашкан Хаҗи Хөсәен Бәк мавзолеена сәяхәт кыла һәм анда догалар укыячак”.

Күренекле имам һәм мәгърифәтче Хөсәен Бәк әлеге Башкортстан җиренә Бохарадан XIV гасырда ук килгән һәм биредә ислам динен таратуга зур өлеш керткән.
XS
SM
MD
LG