Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрлар ялга китә


Башкортстан мәдәният учаклары һәм театрлар бер-бер артлы быелгы иҗат мизгелен яба.

Республиканың кайбер театрлары май азагында ук үз сәхнәләрендәге бу сезон чыгышларын тәмамлады. Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры да узган атна азагы ачык һавадагы концерт белән быелгы иҗат мизгелен япты. Гафури театры өчен бу ел аеруча истәлекле. Шушы ел азагында зур мәдәни чаралар белән үзенең 90 еллык юбилеен билгели данлыклы театр. Һәрвакыттагыча, төрле төбәкләргә җәйге иҗат сәфәрләре дә көтелә.

Уфа “Нур” татар дәүләт драма театры да үз сәхнәсендә июнь аенда да тамашачылар хозурында калды. Әле татар театры яңа премьераны әзерләп бетте. Александр Островский әсәре нигезендә “Соңлаган бәхет” исемле спектакльне 3-4 июль көннәрендә үз тамашачыларына тәкъдим итә нурлылар. Ә 5 июльдән театр коллективы җәйге ялларга тарала.

“Быелгы иҗат мизгелебез дә бик уңышлы булды. Яңа премьераларыбызга халык залларны тутырып йөрде, - диде “Азатлык” хәбәрчесе белән әңгәмәдә театрның баш режиссеры Әбелхәер Сафиуллин. – Без инде хәзер яңа сезонга әзерлек турында да уйлап йөрибез. Көз көне эшкә чыгу белән Мостай Рәрим әсәрен сәхнәләштерә башлыйбыз”.
XS
SM
MD
LG