Accessibility links

Кайнар хәбәр

Белградта XXV Универсиада уеннары башлана


Белградта чәршәмбе кичендә XXV Универсиада уеннарын ачу тантанасы булачак.
Анда Русия вәкилчелеге кысаларында Татарстанның рәсми кешеләре, волонтерлар төркеме дә катнаша.

"Яңа гасыр" каналы хәбәр иткәнчә бүген Халыкара студентлар спорт федерациясе башлыгы белән Татарстан премьер-министры һәм Казан шәһәр башлыгы очрашуы булды. Анда Казанның 2013 елгы Универсиадага әзерлек мәсьәләсе каралды.

Русиянең студентлар спорты федерациясе башлыгы Олег Матицин, телевидениегә биргән әңгәмәдә, Универсиада Олимпиадага әзерлек ярышлары кебек кабул ителә, илләр үзләренең иң көчле командаларын алып килә, алар монда үзләрен күрсәтә ала, диде.

Казан 2013 елгы Универсиаданы үткәрергә тиеш.
XS
SM
MD
LG