Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Франция ширкәтләре эшләмәкче


Франция премьер-министры Франсуа Фийон, бер төркем рәсми кешеләр белән Гыйракка килде. Ул Гыйрак хөкүмәте башлыгы Нури әл-Мәлики белән очрашырга тиеш. Шулай ук аның президент Җәләл Талибани белән очрашуы көтелә.

Бу сәфәр барышында берничә килешү имзаланыр дип көтелә. Франция вәкилчелегенә нефть, төзелеш, галәмне өйрәнү ширкәтләре вәкилләре кергән.

Гыйрак премьер-министы Парижда май аенда булган иде. Франция президенты Николя Саркози Гыйракта февраль аенда булып китте.
XS
SM
MD
LG