Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә ике сугышчы үтерелгән


Ингушетиядә махсус хәрби чара вакытында ике сугышчы үтерелгән. 2 милиция хезмәткәре яраланган. Сугышчылар Назрань районының Кантышево авылындагы бер йортта комап алынган булган. Атышлар аркасында йорт янып киткән. Әлегә анда ничә сугышчының булуы турында билгеле түгел, хәзерге вакытта хәрәбәләрне сүтү бара. Бу хакта Федераль иминлек хезмәтенең Ингуш республикасындагы идарәсе вәкиле хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG