Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда татар яшьләре көннәренә әзерләнәләр


5-12 июльгә кадәр Казанда 19нче Татар яшьләре көннәре башлана. Быелгы чарада Русиянең 40лап төбәгеннән һәм якын чит илләрдән барлыгы 150-ләп яшь кеше катнашачак, дип көтелә. Бу хакта "Идель" яшьләр үзәге башлыгы Миләүшә Шарапова хәбәр итте.

Көннәр барышында милли мөхтәриятләр һәм милли мәгариф мәсьәләре, яшьләр оешмасын ачу, финанс мәсьәләрне хәл итү кебек темаларга багышланган укулар, түгәрәк өстәлләр планлаштырылган. Яшьләр шулай ук Болгарга барачак, билгеле җәмәгать эшлеклеләре белән очрашачак.

Көннәрне ачу тантасы УНИКС сараенда булачак.
XS
SM
MD
LG