Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бүген бәйрәм, ә аннары җыелыш


Сембердәге Федераль Сабантуйдан соң Казанда Татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте җыелышы узачак.

Ульян өлкәсе башкаласындагы чаралар ике көн дәвамында - 3-4 июльләрдә булачак. Беренче көнне шәһәрнең төрле мәйданнарында “Ульян өлкәсендә Татар мәдәнияте” көннәре уңаеннан оркестрлар һәм Татарстан сәнгать осталары чыгыш ясаячак.

Шулай ук “Алтын минбәр” халыкара мөселман кинофестивалендә катнашкан һәм бүләк алган “Дилемма”, “Өч аяклы ат” һәм кыска метражлы “Мәктәп дуслар”, “Фәридә” фильмнары да күрсәтелә.

Ульян өлкәсенең крайны өйрәнү музеенда Татарстан милли музееннан “Казан татарларының гамәли сәнгатенең тарихы һәм бүгенгесе” күргәзмәсе ачыла. Ә Сәнгать музеенда Татарстан рәссамнары эшләре күрсәтелә.

Оештыручылар тәкъдим иткән программага күз салсак, 4 июль көнне Сабантуй бәйрәмнәре ике мәйданда: ипподромда һәм “Җиңү” ял паркында узачак. Федераль Сабантуй кунаклары ипподромга җыелачак.

Сембердә Федераль Сабантуй икенче тапкыр уза. Беренчесе 2003 елда булган иде. Бу юлы Русиянең 35 төбәгеннән 350-ләп кунак килер дип көтелә.

Милли мәгариф проблемалары ТФМММтә

Татарларның Федераль милли-мәдәни мөхтәрияте (ТФМММ) үзенең Казанда 6 июль көнне булачак утырышы вакытында Русиядәге милли мәгариф проблемалары һәм аларны чишүдә төбәкләрдәге милли-мәдәни мөхтәриятләрнең роле турында да сөйләшү уздырачак. Автономия рәисе Русия Дәүләт думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Казан дәүләт гуманитар-педагогика университетында булган конференция вакытында һәр төбәктә татар мәктәпләрен аерым-аерым сөйләшүләр нәтиҗәсендә генә саклап калырга мөмкин дигән фикер әйткән иде.

Бу ТФМММ ның IV конференциясендә уставка үзгәрешләр дә кертелер дип көтелә. Устав милли-мәдәни мөхтәриятләр турындагы Русия канунына яраклаштырылачак, дип хәбәр итте ТФМММ хезмәткәре Рамилә Зиннурова.
XS
SM
MD
LG