Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан - мәхәббәт төбәге


1 июль көнне тәмамланган “балалар” смс акциясендә 19 миллион сум акча җыелган. Бер ай элек узган “Без булдырабыз” хәйрия чараларында исә 100 миллионнан артык акча тупланды, ди республика җитәкчелеге.

Җомга республика җитәкчелегенә, барлык министрлыкларга һәм 1 июнь көнендә “Без булдырабыз” дигән хәйрия чараларында катнашкан балаларга истәлеккә зур төсле фотоальбом таратылды. Шул ук көнне “Татмедиа” үзәгендә президентның социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе Татьяна Ларионова әлеге альбомны журналистларга тәкъдим итте.

Альбом белән бергә хәбәрчеләргә яңача чыга башлаган “Татарстан” журналының икенче саны да таратылды. Ул да өлешчә әлеге темага багышланган. Альбомның да, журналның да тышлыгында вак-вак итеп хәйрия акциясендә катнашкан балалар һәм “Беренче канал” йолдызлыры сурәте төшерелгән. Исеме: “Территория любви”, ягъни “Мәхәббәт төбәге” диелгән. Президент киңәшчесе Татьяна Ларионова сүзләренчә, Татарстан бу исемне йөртергә лаеклы.

“Татарстан мәхәббәт төбәге. Бүген татарстанлылар да, чит илдә яшәүчеләр дә республиканы шулай күзаллый. Чөнки биредә балаларның хыяллары чынга аша, аларга яхшылык, җылылык һәм мәхәббәт өләшелә” диде ул.

Tатьяна Ларионова

Ларионова сүзләренчә, Татарстанны бүген хәйриячелек мәркәзе дип атарга була. “Татарстан” журналы китергән мәгълүмат моны тагын бер кат исбатлый. Биредә язылганнарга караганда, 2007 елда республикада 28 миллионга якын хәйрия акчасы җыелган. “Помогите ребенку”га – 8 миллион сум, “Спасите жизнь Богдана!”га 12 миллион, “Помогите собраться в школу” акциясенә 7 миллион сум җыелган иде.

2008 елда исә “Второе дыхание”, “Даруя кровь – спасаешь жизнь”, “Мир войдет в мой дом”, “Южная Осетия” хәйрия чараларыннан 73 миллионга якын акча җыелган.

Быел уздырылган “Мы можем!”, “Без Булдырабыз!” акциясе нәтиҗәсендә исә 100 миллионнан артык акча тупланган. Аларның 67 миллионы муниципаль берәмлекләрдән, 14 миллионы төрле ширкәтләрдән “Ак Барс Созидание” хисабына күчерелгән, калганы смс акция нәтиҗәсендә җыелган. Республика җитәкчелеге ике ел эчендә “Ел хәйриячесе” бәйгесендә катнашучылар тарафыннан республиканың социаль мәсьәләләрен чишүгә 5,6 миллиард бирүләре турында да горурланып искә ала.

Матбугат очрашуында Татьяна Ларионова 1 июльдә тәмамланган “балалар” смс акциясе нәтиҗәләре белән дә таныштырды.

“Әлеге акция кысаларында барлыгы 625 мең смс килгән. Әлеге чаралардан без 19 миллион сум акча җыелыр дип көтәбез. Бу акчаларның 7 миллионы инде безнең кулда. Калганнарын кәрәзле элемтә челтәре операторлары акция тәмамланганнан соң бирәчәк”, ди Ларионова.

Җыелышта “Татарстан” журналы турында күп сөйләнсә дә, очрашуда әлеге мәгълүмат чарасының яңа редакциясеннән беркем дә юк иде. Татарстан җәмәгатьчелегенә яңа төркем әле дә тулысынча таныш түгел. Журналның яңа санының күп өлеше хәйрия темасына багышланган. Ларионова сүзләренчә, бу бик әйбәт. Әмма шушы ук журналның соңгы битләрендә укучылар Рафаэль Мостафинның “Ватанга хыянәтче, әллә милләт атасымы?” дигән язмасын да күрә ала. Биредә автор бу сорауны “Азатлык” радиосының татар-башкорт бүлегенә нигез салучы Гариф Солтанга карата куя. Әмма монысы башка кыйсса.
XS
SM
MD
LG