Accessibility links

ЕИХО Парламент мәҗлесе сталинизмны һәм нацизимны хөкем итте


Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының Парламент мәҗлесе, сталинизм һәм нацизм җинаятьләрен хөкем иткән карарны кабул итте.

Бу карар Европа Парламентының, 70 ел элек имзаланган Молотов-Ребентроп пактына багышлап, сталинизм һәм нацизм корбаннарын искә алу көне итеп игълан итү иницитивасына теләктәшлек йозеннән кабул ителгән. Бу көнне 23 августта үткәрергә тәкъдим итәләр.

Документ “Бүленгән Европаны берләштерү” дип атала.

Анда XX гасырда Европа кичергән тоталитар режимнарны күтәрүгә борчылу белдерелә.

Бу карарга Русия вәкилләре каршы чыкты диелә.
XS
SM
MD
LG