Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама АКШка карашны үзгәртергә чакыра


Президент Обама Мәскәүне "салкын сугыш" чоры карашларыннан арынырга чакырды. Моны ул премьер-министр Владимир Путинга җиткермәкче.

АКШ президенты Барак Обама Русиягә сәфәре алдыннан биргән әңгәмәдә Русиянең Америкага карашын үзгәртергә, "cалкын сугыш" чоры карашларыннан арынырга вакыт диде. Ул Русиядә Владимир Путинның һаман да көчле булуын искә алып, АКШка яңа күз белән карау турындагы теләген премьер-министрга җиткерергә өметләнә.

Associated Press агентлыгына биргән әңгәмәдә Обама, Путинның элеккечә дә, яңача да эш йортә алуына ышаныч белдерде.

АКШ башлыгы, шушы әңгәмәдә Русия президенты Дмитрий Медведев белән яхшы мөнәсәбәтләр урнаштыруын әйтте.

Элегрәк, Русия президенты Дмитрий Медведев, аның АКШ президенты белән киләсе очрашуы, Мәскәү һәм Вашингтон арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшыртыр дигән өмет белдергән иде.

Русия премьер-министрының сүзчесе, АКШ башлыгы Барак Обама премьер-министр Владимир Путин "салкын сугыш" чорындагы кебек фикерли дип уйлап ялгыша, дигән белдерү белән чыкты.

Премьер-министрының сүзчесе, Барак Обаманың Владимир Путин турында фикере киләсе саммитка очрашканнан соң тамырдан үзгәрәчәк, дип ышандырды.
XS
SM
MD
LG