Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ингушетиядә сугышчыларны эзлиләр


Ингушетиядә милициягә һөҗүм иткән сугышчыларны эзләү бара. Бугенге атышлар нәтиҗәсендә 9 кеше үтерелгән иде, 10-сы яраланды.
Чечнядан кайтып килүче машиналар Сунжен районында комалышка эләкте.
Машиналарга граната аткычтан һәм автоматлардан атканнар. 3 машина янып беткән.
Сунжен районында Чечня һәм Ингушетия милициясе махсус хәрби чара үткәргән булган. Президент вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рәшит Гайсәнов туганнарын югалткан гаиләләрнең кайгыларын уртаклашты.
XS
SM
MD
LG