Accessibility links

Кайнар хәбәр

Морозов ЕИХО Парламент мәҗлесе карарын хөкем итте


Русия Думасының рәисе урынбасары Олег Морозов фашизм һәм сталинизмны бер рәткә кую кабул ителмәслек хәл дип белдерде.

Морозов Европада Иминлек һәм Хезмәттәшлек Оешмасының Парламент мәҗлесе XXнче гасырның тоталитар режимнарын хөкем иткән карарын кискен тәнкыйтьләп чыкты.

Аның сүзләренчә, Сталин режимым наци режимы белән чагыштыру халыкара хокук ягыннан кабул ителмәслек хәл. Бу Нюрнберг мәхкамәсе карарын шик астына куя, диде Дума рәисе урынбасары.


XS
SM
MD
LG