Accessibility links

Кайнар хәбәр

Обама: Русия җитәкчеләре белән шәхсән очрашу бик мөһим


АКШ президенты Барак Обама Русиягә сәфәре алдыннан, “Россия” дәүләт каналына әңгәмә бирде.

Анда ул Русия җитәкчеләре белән шәхсән очрашу бик мөһим, дип әйтте. Сәфәре барышында ул президент Дмитрий Медведев һәм премьер-министр Владимир Путин белән очрашырга тиеш.

АКШ башлыгы бу әңгәмәдә шулай ук, без икебез дә атом коралы булган көчле дәүләтләр, бу җаваплылык өсти, диде.
Америка Русиягә хөрмәт белән карый, диде Обама.

6 июльдә Мәскәүдә Русия-АКШ саммиты башланачак.
XS
SM
MD
LG