Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарстанда парламент сайлавы үтә


Болгарстанның 2007 елда Европа Берлегенә кушылуыннан соң илдә беренче парламент сайлавы үтә.

Фикер белешүләргә караганда, парламентта урыннарның якынча 30% София мэры җитәкчелегендәге оппозициядәге “ГЕРБ” партиясе алачак.

Коррупция җәнҗаллары һәм финанс кризис вакытындагы уңышсыз сәясәте нәтиҗәсендә премьер-министр җитәкчелегендә хакимияттәге Болгарстан социал партиянең абруе төште. Белгечләр аның яңа парламентта 20% урын алачагын фаразлый.

Сайлауда барлыгы 20 партия һәм коалиция катнаша. Аларның берсе дә парламентта күпчелек урын алмаячак, дип фаразлана.
XS
SM
MD
LG