Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыга урам җыены кайтты


Чаллыдагы милли хәрәкәт вәкилләре Русиядә алып барылган милли сәясәткә, төрле эзерлекләүләргә каршы үз фикерләрен моңа кадәр пикет аша белдереп килде. Менә, соңгы 3-4 ел эчендә беренче тапкыр урам җыены уздырылды.

Анда Мәскәүнең татар теленә булган мөнәсәбәте тәнкыйтьләнде. Шулай ук Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдинне эзәрлекләүне туктатуны таләп иттеләр.

Хакимият һәм хокук органнары алып барган сәясәткә карата кануный каршылык чаралары шактый. Бу чараларга ачлык игълан итү, урам йөрешләрен, урам җыеннарын пикетларны кертеп була. Соңгы елларда Чаллы милли хәрәкәте төрле дәрәҗәдәге сәясәткә каршылык йөзеннән пикетлар гына уздырып килде. Монысы таләпләр язылган шигарьләр күтәреп урамда басып торуны аңлата. Биредә чыгыш ясаулар, өндәмәләр әйтү ярамый.

Ниһаять, соңгы 3-4 ел эчендә милли хәрәкәт җитәкчеләре, аерым алганда, Тәлгать Әхмәдишин урам җыены уздыруга хәкимияттән рөхсәт алды.

4 июль Җиңу паркында узган бу җыенга 50-ләп кеше килде һәм бер сәгать дәвам иткән чарада беренче сүз язучы Айдар Хәлимгә бирелде. Ул Милли Мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмова һәм “Чаллы яшьләре” газеты мөхәррире Дамир Шәйхетдингә карата ачылган җинаять эшенә, татар теленең торышы начараюга борчылу белдерде.

Айдар Хәлим
“Мин бик күп урыслар арасында яшәдем һәм алар арасында бер дошманым да юк. Алар мине аңлый. Бары Путин белән Медведев кына аңламый”, диде Айдар Хәлим үз чыгышында.

Аның сүзләренчә, тиздән 1 сентябрь һәм яңа уку елыннан татар мәктәпләре булырмы, әлегә, билгесез.

“Хәзер өстебездә балта эленеп тора. Ата-ана баласы филология бүлегенә укырга керсә, ул «кеше» була алырмы дип уйлый?”- диле Хәлим.

Татар аяк терәсә, ул җиңелми, диелде урам җыенында

Язучы Рәфис Сәлимҗанов: “1755 елдагы Пугачев баш күтәрүеннән соң, безнең халык кылычын бер якка куеп, империя белән бергәләп яшәү сәясәтен алып бара. Иҗтимагый хәрәкәт тә бездә тыныч, матур хәрәкәт булды», диде.

Аның сүзләренчә, омтылыш бер - урыс теле белән татар телен тигезләү иде.

Рәфис Сәлимҗанов
«Ләкин безне җае чыккан саен чеметеп, типкәләп тордылар. Тукай заманында да, аңа кадәр дә, аннан соң да шулай булды. Бүген дә шул сәясәт. Ләкин империягә телне бирергә ярамый. Татарның хәтәрлеге дә бар. Ул аягын терәсә, аны беркем дә җиңә алмый”- диде Сәлимҗанов.

Җыенда чыгыш ясаган Зиннур Әһлиуллин: “Без һичшиксез Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Шәйхетдинне якларга тиеш”, дип белдерде.

Чаллы ТИҮ әгъзасы Гамил Камалетдинов халыкка каршы террор бара, дип саный.

«Бу хакта күп газеталарга яздым. Милли хәрәкәткә яисә гади кешегә һөҗүм була икән, берләшеп яклау гамәлен күрергә кирәк”, ди ул.

Әлеге җыенда резолюция дә кабул ителде.

“Башка төрле фикер йөрткән өчен эзәрлекләү - демократия һәм хәбәрдәрлыкның калдыкларына, Татарстанда кеше хокукларына ярсулы һөҗүм булып тора. Җыен Милли Мәҗлеснең Татарстан суверенлыгын яклаган сәяси эшчәнлеген кануный, дип саный. Җыен, Русия һәм Татарстан хокук органнарының Фәүзия Бәйрәмова һәм Дамир Шәйхетдинне сәяси эзәрлекләүне туктатуны таләп итә”, диелгән анда.
XS
SM
MD
LG