Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кадыйровның үз хокукы


Чечняда гысьянчылар дип саналганнарның йортлары яндырыла. Бу хакимиятнең үч алуы. “Хьюман Райтс Вотч” хокук яклау оешмасы әлеге хәл Русиянең башка төбәкләренә дә таралырга мөмкин дип саный.

“Хьюман Райтс Вотч” Мәскәү оешмасы җитәкчесе урынбасары Татьяна Локшина сүзләренчә, Чечняның көч куллану оешмалары вәкилләре йортларга бәреп кереп кешеләрне куып чыгара яки ишегалдындагы икенче йортка бикләп куя. Шуннан соң тыныч кына барлык җиһазларны бер җиргә китереп, өстенә челтәр-пәрдәләрне куеп үзләре белән алып килгән бензинны сибеп ут төртә.

“Ут төрткәч тә алар әле сүндермәсеннәр дип китмичә тагын ярты яисә бер сәгать басып тора”, ди Локшина.

Чечня җитәкчеләре үзләре беркайчан да ачыктан-ачык гысьянчылар йортларын яндыру турында белдергәннәре юк. Әмма төрле чыгышлардан аларның бу гамәлләрне хуплауларын ачык аңларга була.

Татьяна Локшина
Локшина сүзләренчә, “Хьюман Райтс Вотч” үз хисабында Чечняда кеше хокукларын бозу дәлилләрен китерүдән тыш, Русия үтәргә тиешле халыкара килешү маддәләрен бозуны да санап китә.

“Җәза буларак ут төртүләр Төркиядә дә кулланылганы бар. Бу Европа конвенциясенең 3-нче маддәсен - кешеләргә рәхимсез караш һәм 1-нче Конвенциянең 1 протоколын – кешеләрнең шәхси милке хокукларын бозу булып тора. Хәзерге очракта сүз торакны саклап калу турында бара”, ди “Хьюман Райтс Вотч” вәкиле.

Локшина әйтүенчә, йортлар яндыруны Чечня җитәкчелеге хуплый дип әйтергә нигез бар.

“2008 елны Чечня президенты Рамзан Кадыйров һәм республикадагы башка рәсмиләр сугышчылар өчен күмәк җаваплылык тоту турында сүз алып барды”, ди ул.

Әхмәт Кадыйровтан башланган...

“Мемориал” кеше хокукларын яклау оешмасы рәисе Олег Орлов сүзләренчә, күмәк җәваплылык һәм күмәк җәза бирү турында беренче тапкыр Мәскәү тарафлы Чечня президенты Әхмәт Кадыйров белдергән.

“Бу хакта 2004 елны Әхмәт Кадыйров Ямадаевлар гаиләсендәге мәетне соңгы юлга озату мәҗлесендә әйтте. Ямадаевларның бер абыйсы үтерелгәч исә ул: “Туганнары җавап бирергә тиеш”, диде. Аннары инде шундый мәгънәдәге сүзләрне республика премьер-министры булган Рамзан Кадыйров кабатлады”, ди Орлов.

Чечняның рәсми хокук яклаучылары “Хьюман Райтс Вотч”ка аңлатуларынча, республикадагы ике сугыш дәверендә федераль хәрбиләр нәкъ шулай ук эшләгән һәм аларга бернинди җәза кулланылмаган. Шуңа хәзер дә бу гамәлләр дәвам итә.

“Хьюман Райтс Вотч”ның Европа һәм Үзәк Азия программалары җитәкчесе Холли Картнер фикеренчә, Төньяк Кавказдагы җинаятьләрнең җәзасыз калуы киләчәктә бу җинаятьләрнең Русия дә таралуына сәбәп була ала.

“Чечняда булган федераль көчләр хәзер Русиянең башка төбәкләрендә хезмәт итә. Һәм мин аларның яңа урында элекке гамәлләреннән тыелып торыр дип санамыйм. Чөнки алар моның өчен беркайчан да җәзага тартылмаган. Җитәкчелек тарафыннан әлеге җинаятьләр тикшерлмәде, тикшерелсә дә бик өстән-өстән генә. Шуңа Чечнядагы гамәлләр хәзер Русиянең башка төбәкләрендә дәвам итә. Һәм моның өчен беркемне дә җәзага тартмыйлар”, ди Картнер.

Көнбатыш мәгълүмат чаралары Рамзан Кадыйровны республика диктаторы дип атый. Чөнки аңа буйсынмау рәхимсез тәмамлана. Шул ук вакытта Кадыйровның гамәлләре Мәскәүдә һәрвакыт яклау таба.

Холли Картнер әйтүенчә, Кадыйровны президент итеп Мәскәү куйды һәм андагы кеше хокуклары бозылу өчен дә Русия җавап бирергә тиеш.

“Чечня Русиянең бер өлеше булып кала һәм халыкара җаваплылыкны үтәү әлеге төбәккә дә карый. Шуңа без Чечнядагы хәлләр өчен Русиядән сорарга тиеш”, ди ул.

Хәзер Рамзан Кадыйров Мәскәү җитәкчелегеннән Ингушетиядә тәртип урнаштыруны тулысы белән аңа йөкләүне сорый. Әгәр моңа рөхсәт бирелсә, инде ингуш гаиләләренең дә йортсыз калуы ихтимал.
XS
SM
MD
LG