Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язучысы китабы Кытайда кызыксыну уяткан


Кытай халык республикасының “Кунлун” нәшриятында кытай телендә Ринат Мөхәммәдиевнең “Кызган таба өстендә” дигән романы басылып чыкты.

Кытай әдәбият белгечләре сүзләренчә, китап халыкта шактый кызыксыну тудырган.

Русия югары шурасының элекке депутаты булган Мөхәммәдиев әлеге китабында 1993 елның сентябрь-октябрь айларында Мәскәүдәге хәлләр турында яза. Анда Ельцин, Шахрай, Хасбулатов белән бәйле вакыйгалар тасвирлана.
XS
SM
MD
LG