Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дума патриарх белән киңәшләшә


Русия Дәүләт Думасының канун чыгару эшчәнлегендә киләчәктә Рус чиркәве дә катнашырга мөмкин. Бу хакта “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләренең Рус православ чиркәве патриархы белән очрашуында килешенгән.

Бу хакта “Бердәм Русия” фиркасе вәкилләренең Рус православ чиркәве патриархы белән очрашуында килешенгән.

Ягъни Русия Дәүләт думасының канун өлгеләре планын башта чиркәүгә күрсәтеп, ике арада аңлашылмаучанлык килеп чыкмасын өчен шик тудырган мәсьәләләр нигезендә атакай белән киңәшләшү күздә тотыла.

Әлеге хакта “Бердәм Русия” партиясе генераль шурасы президиумының секретарь урынбасары Андрей Исаев, Дәүләт Думасы вице-спикеры Вячеслав Володинның Мәскәү һәм Русия патриархы Кирилл белән очрашу вакытында килешенгән.

Татарстаннан Русия Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдинов сүзләренчә, канунилаштырылган андый тәртип юк.

“Бәлки дин мәсьәләләренә кагылышлы кануннар булганда дин әһелләре белән киңәшләшергә дигән мәгънә салынган булгандыр. Башкача була алмый, чөнки “безнең белән дә киңәшләшегез” дигән оешмалар шактый күп”, ди депутат.

Чиркәүнең җәмгыятькә тирәнрәк үтеп керүе инде гадәти тормышта ачык күренә. Кайбер Русия төбәкләрендә атакай рөхсәтеннән башка хастаханәләрдә бала төшерү рөхсәт ителми, шулай ук юл иминлеге хезмәткәрләре белән тәртип саклауга атакайлар чыгып, машина йөртүчеләргә иконалар өләшә.

Дин дәүләттән аерылган булуга карамастан, Русия җитәкчеләре һәрдаим төрле дини бәйрәмнәрдә катнашып килә. Шуңа Русия Дәүләт Думасының киләчәктә чиркәү белән киңәшләшүе бик мөмкин хәл кебек тоела.

Сәясәт белгече Айрат Хәкимов сүзләренчә, дәүләт эшләрен патриарх та алып баргач, бу инде чиркәүне дәүләткә кушу була. Шул ук вакытта ул динчеләрнең сәясәт белән шөгыльләнүен сәер хәл дип атый.

“Сәясәт, икътисад белгечләре булган депутатларның чиркәү әһелләре белән киңәшләшүе аңлашылмый. Дини кешеләр бит шул мәсьәләдә генә белгеч булып тора”, ди ул.

Аның әйтүенчә, әгәр чиркәү белән киңәшләшәләр икән, Русия мөфтиләр шурасының да фикере искә алынырга тиеш.

Кайбер белгечеләр исә бу адым белән “Бердәм Русия” партиягә һәм үзенең эшчәнлегенә игътибарны арттырырга тели дип саный.

Сәясәт белгече Дмитрий Орлов әйтүенчә, патриархның үз киңәш-тәкъдимнәрен бирү өчен болай да мөмкинлеге җитәрлек. Шуңа ул партия чиркәүне бары үз файдасына куллана дигән фикердә. Ягъни үзенең кануннарын патриарх белән киңәшләшкән кыяфәт ясап, аларның әдәп-әхлак ягы истә тотыла дигәнне күрсәтү максаты тора.

Хәкимов әйтүенчә, бу бик мөмкин. Әмма шулай да монда мәсьәлә тирәндәрәк ята һәм ул православ диненә өстенлек бирү белән бәйле.
XS
SM
MD
LG