Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салкын июльнең эссе көннәре


Казан татар халкының рухи мәркәзе, Русиянең өченче башкаласы булып санала. Бу атнада Татарстанда булып яткан вакыйгалар каршылыклы һәм гыйбрәтле.

Татарстан Дәүләт шурасы депутатлары бу атнада җәйге ялга чыкты. Кем чит илгә, кем туган якларына, су буена һәм тугайлыкларга ашыга. Дөрес, июль башында салкын яңгырлар озаккарак сузылды. Җәй башында корылыктан интеккән җирләр ярыла башласа, хәзер туфрак көзге пычракка әйләнә башлады. Корылык дигән сүз Татарстанның көнчыгышында, Урал итәкләрендә, Ырымбур далаларында торган саен ешрак ишетелә. Һәрхәлдә быел рекордлы уңыш үсмәячәк, димәк, тормышның муллыгына өметләнеп булмый.

Алтын-көмешкә баткан фәкыйрьлек

Кризис дигән афәт чигенми кебек. Дөрес, авылда да, шәһәрдә дә кризисны сизмәүчеләр бик күп. Бу атнада Казан ярминкәсендә зәркән эшләнмәләр, алтын-көмешләр күргәзмәсенә Русиянең иң зур ювелир ширкәтләре килгән иде. Күргәзмә урнашкан тирәдә кыйммәтле әйберләрне алырга килгән казанлыларның күплеге аптыратты.
Казан ярминкәсендә машина куярга урын юк


Машина куяр урын юк, алтын-көмешле заллар гөрләп тора, чиратлар сузылып китә. Ничәмә тонна зәркән әйберләр сатылганын әйтеп тә булмый. Менә сиңа фәкыйрьлек, менә сиңа кризис! Бәлки кемнәрдер кыйммәтле алтынны очсызга алып, иртәгәсе көнгә мая җыя торгандыр. Шулай да икмәк, май, йомырка түгел, алтын, көмеш, мәрҗән белән кызыксынучылар шулай күп икән.

Дилбегә каты кулларда

Нәкъ менә шул кризис шартларында бюджет чыгымнарын кысу, 3 ел буе республиканың тармакларын кая, ничек алып бару турында зур нотык белән Президент Миңтимер Шәймиев депутатларга мөрәҗәгать итте. Нефтьнең бәясе 55 долларга кадәр төшсә дә, ничек эшне алып барырга кирәклеген уйладылар. Миңтимер Шәймиев бюджетның күп өлешен кыскарту турында әйтте, әмма социаль чыгымнар, пенсионерлар, балалар турында кайгырту кимемәячәк.

Республика бюджетында чыгымнар керемнәрдән 25 миллиард сумга артыграк. Универсиадага әзерлек өчен һәм башка максатларда федераль үзәктән, банклардан Татарстанга хәтсез акча килергә тиеш. Идарә шөрепләрен катырып, кушканны берсүзсез үтәү турында искәртелде бу утырышта. Менә сиңа ял итеп, кызынып ята торган июль көннәре!

Миңтимер Шәймиев әле озак кына вакыт республикадагы дилбегәне тотып, алга таба барганына, тезгенне ычкындырмаячагына ишарә ясады. Конституцияне Мәскәү кушканча сөннәтләү, суверенитетны кырып-себереп түгү турында бер сүз дә әйтелмәде. Ә җомга көнне Русия хөкүмәтенең иң зур вәкилләре 2013 елдагы универсиадага әзерлекне көйләү өчен Казанга килделәр.

Бәхеткә юл Сингапур аша

Иң кызыгы, Татарстан Дәүләт шурасы утырышында республика министрларының күбесе катнашмады. Алар 10 көн буе Кытайдан да ерактаракта урнашкан Сингапурда кризиска бирешмичә муллыкка үрмәләү юлларын өйрәнделәр. Пәнҗешәмбе көнне алар 20 ел эчендә кечкенә Сингапурны галәмәт бай илгә әйләндерүче атаклы икътисадчы Ли Куан Ю белән очрашканнар.

Премьер-министр Миңнеханов Сингапур якларына берничә тапкыр барып кайткан иде. Ә бу атнада Казанга Microsoft ширкәтенең вәкилләре килеп, Универсиаданы һәм гомумән Татарстанның иң заманча мәгълүмат технологиясе белән җиһазлары турында сөйләштеләр. Эшләр барып чыкса, спорт ярышларын телвизор аша гына түгел, ә һәркемнең мобиль телефоныннан да күреп булачак.

Милли тормыш ял белми


Милли хәрәкәт вәкилләре пикетларга чыга, туган телне яклый, протестлар яза. Яңа гына федераль Сабантуй, Русия татарлары мохтариятының җыены үтте. Узган атнада татар яшьләре көннәре гөрләде. Пәнҗешәмбе бөтен татар дөньясыннан килгән яшьләр Болгарга бардылар.


Шимбә көнне татар яшьләре үз Сабантуйларын үткәреп, таралачак. Ул арада Биләрдә “Сәләт” яшьләре чиратагы аланнарын башлап җибәрәчәк. Кыскасы, яшьләр министрлыгы, “Идел” үзәге, “Сәләт” фонды вәкилләре өчен иң кызу урак өсте. Ә менә милли үзаң һәм хәзерге шартларда рухи мәдәни үсеш ниндирәк хәлдә булыр, алга китеш сизелерме – бусы иң хикмәтле сорау.

Җир өчен, мал өчен көрәш

Татарстанда барсы да тыныч, ал да гөл дип әйтеп булмый әлбәттә. Калҗалар өчен көрәш бервакытта да туктап тормый. “Идел” яшьләр лагерына яңа хуҗа табылды. Алтын комлы, мәһабәт наратлы, заманында Юрий Гагарин һәм француз яшьләре ял иткән бу лагерьне “Татнефть” сатып ала. Чөнки лагерьның иске йортлары тузган, яңартырга акча юк.

Чәршәмбе көнне Казанның Иделбуе мәхкәмәсендә 34 яшьлек милиционер Евгений Голубев 10 мең сум ришвәт алган өчен 3.5 елга иректән мәхрүм ителде. Комсызларны фаш итү казанлыларга һәрвакыт ошый. Чөнки хәрәмләшүчеләр һәм урлаучылар тотылгач, тормыш чистара дигән сүз.

Чәршәмбе көнне Балык Бистәсе районының элекке администрация башлыгы Евгений Лыловка карата җинаять эше тикшерелеп бетеп, Арчадагы мәхкәмәгә жибәрелде. Элек фермер булган һәм авылда эшкуарлык белән шөгыльләнгән бу егет районның хәтсез генә малларын үз кулына төшергән, дусарына тараткан. Аның белән бергә эшләгән эшкуар Валерий Князев районның торак-коммуналь хуҗалыгын үз кулына төшергән.

Лылов урынына администрация башлыгы итеп Аксубайдан Илһам Вәлиев кайтарылгач, муниципаль карамактан ычкынган милекләрне кайтара башлаганнар. Валерий Князев исә үзе һөҗүмгә күчеп, район хакимияте башкарма комитеты рәисе Илдус Фәйзулиинга ришвәт бирдем дип, тикшерү органнарына хәбәр иткән. Фәйзуллин ярты ел элек кулга алынып, бу эш җентекләп өйрәнелсә дә, ришвәтне дәлилли алмаганнар.

Бу атнада Илдус Фәйзуллин иреккә чыгарылды. Әмма тикшерү дәвам итә. Балык Бистәсе районында элекке хакимият вәкилләре хәзергеләренә буйсынмыйча, кулга төшергән байлыкларын саклар өчен теләсә нинди тозаклар салып карыйлар. Менә шундый заманда ял итеп, комда кызыну турында уйлаган кешеләр бик сирәктер. Хәер, көннәре дә пляжда ятырлык түгел шул аның.
XS
SM
MD
LG