Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ вәкилләре Кыргызстанга рәхмәт белдерде


АКШ югары дәрәҗәле вәкилләре Кыргызстанга рәсми сәфәрләрен тәмамлады. АКШ Дәүләт секретаре урынбасары Уильям Бернс җитәкчелегендәге вәкилчелек Кыргызстан президенты Корманбәк Бакиев белән сөйләшүләр үткәрде.

Ике көнлек сәфәр барышында игътибар үзәгендә Әфганстан һәм Үзәк Азиядә иминлек, террорга каршы көрәш, ике яклы сәүдә, икътисади мөнәсәбәтләр торды.

Бернс, АКШ президенты Барак Обама исеменнән, Кыргызстанга яңа килешүне имзалаган өчен рәхмәт белдерде. Яңа килешү нигезендә АКШ көчләренә хәрби булмаган йокләрне Кыргызстан аша Әфганстанга ташырга рөхсәт ителә.
XS
SM
MD
LG