Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия сугыштан курыкмый


АКШ көймәсен Батумда җыр һәм бию белән каршы алдылар
АКШ көймәсен Батумда җыр һәм бию белән каршы алдылар

АКШ президентының Мәскәүгә сәфәреннән соң Грузия Русия белән сугыш булмаячак, дип белдерде. Обама Мәскәүдә Русия президентына нәрсә әйткән?

Иртәгә (15 июль) Грузия АКШ белән бергә Абхазиягә якын суларда хәрби диңгез күнегүләрен башлый. Кичә генә Русия президенты Дмитрий Медведев узган елгы сугыш нәтиҗәсендә Грузиядән бәйсезлек игълан иткән Көньяк Осетиядә каһарман дәрәҗәсендә кунак булып китте. Медведев төбәккә тагын да күбрәк акчалата һәм хәрби ярдәм вәгъдә итте.

Шуннан президент Сочига китте һәм суасты көймәсеннән ракета очыру турында белдерде.

“Бүген суасты көймәсеннән стратегик ракета очырылды. Ракета һәдәфенә иреште, очыру уңышлы булды”, диде Медеведев.

Шунда ук хәрби диңгезчеләр белән булган очрашуда президент узган елның августында булган сугышта барлык җаваплылык Грузия өстендә, дип Грузия халкының берәр көнне Саакашвили режимына хөкем карары чыгарачагына өмет белдерде.

Яңа киеренкелек тиз сүрелде

Беренче карашка Русия белән Грузия арасында яңадан киеренкелек башлана кебек. Кайбер белгечләр яңа хәрби низак ихтималын да фаразлап куйды.

Әмма моның исеме җисеменә туры килмәскә мөмкин.

Русия яңадан һөҗүмгә әзерләнә дип сөйләп торган Грузия президенты 9 июль Милли иминлек шурасы алдында ясаган чыгышында Мәскәү һөҗүме ихтималы бик кечкенә, диде.

“Аларның якын киләчәккә һөҗүм планнары тормышка ашмады. Алар хыялланган сугыш булмаячак. Яңа геополитик чынбарлык сәбәпле бу планнарны тормышка ашырып булмаячак,” диде Саакашвили.

Нәрсә ул - "яңа геополитик чынбарлык"?

Ни сәбәпле Саакашвлили Русия белән сугыштан курыкмый башлаган?

Грузия рәсмиләре моны узган атнада АКШ президенты Барак Обаманың Мәскәүгә килеп китүенә һәм киләсе атнада вице-президент Джозеф Байденның Тифлискә булачак сәфәренә бәйли.

Обама Мәскәүдә чакта Грузиянең территориаль бөтенлегенә йомшак кына яклау белдерде. Җәмәгатьчелеккә билгесез шартларда исә, Обама Медведевка Грузия белән сугыш башламаска кушкан, диләр.

Үз исемен әйтергә теләмәгән Грузиянең бер рәсмие АКШ президенты Русия җитәкчесенә яңа сугышка кермәскә кушкан, диде. Яңа сугыш башлана калса Вашингтонның узган елдагы кебек читтән торып кына күзәтмиячәген, чаралар күрәчәген әйткән. Обама белән Медведев арасында булган бу сөйләшү турында сер итеп кенә АКШ рәсмиләре Грузия вәкилләренә әйткән.

Цхинвалида Медведевны кочаклап каршы алдылар
Азатлык радиосының Ак Йорттан бу мәгълүматне раслату яки кире кагу тырышлыгы нәтиҗәсез калды. Вашингтоннан җавап булмады.

Обаманың Мәскәүгә сәфәреннән соң Грузия җитәкчеләренең кәефе бик сизелерлек үзгәрде, ди Халыкара кризис төркеменең Тифлис бүлеге башлыгы Лоренц Шитс.

“Төп кисәтү Мәскәүдә булган, күрәсең. Моңа шик юк. Кисәтү катгый булган, юкса Грузия җәен Русия белән сугыш булмаячак дип сөйли башламас иде, диде Шитс.

"Яңа дәүләт" Медведевны җылы кабул итте

Обама Медведевка нәрсә генә әйткән булса да, бу Медведевны Грузия сүзен тыңламыйча Көньяк Осетиягә баруыннан туктатмады. Цхинвалида журналистлар белән очрашуда Русия президенты бу “яңа дәүләтне” торгызырга ярдәм вәгъдә итте.

“Мине бу яңа илгә, Көньяк Осетия дәүләтенә чакыруыгыз өчен рәхмәт. Бу яңа дәүләт авыр һәм катлаулы вакыйгалар нәтиҗәсендә барлыкка килде. Авыр чорда Русия халкы аларга ярдәм итте. Минемчә Русия президентының бу беренче кыска сәфәре киләчәктә мөнәсәбәтләргә нигез салыр,” диде Медведев.

Бу сүзләрне һәм Медведевның Цхинвалига килү хәбәрен Грузия президенты Әнкарада ишетте. Анда ул Набукко газ үткәргеченә багышланган саммитта катнаша.

“Медведев Цхинвалига кеше үтерүче һәм ришвәтчелеккә баткан җинаятьче белән сөйләшергә дип махсус барды. Мин Русия дипломатиясе тарихында башка мондый хәлне хәтерләмим. Русия президенты узган ел Путин башлаткан маҗарада җимерелгән грузин һәм осетиннарның йортлары торган урыннарда йөрде, бу әһлаксыз”, диде Саакашвили.

Ул арада Абхазиягә якын суларда Грузия АКШ белән бергә хәрби диңгез күнегүләрендә катнашыр өчен Батумга килгән АКШның хәрби корабын яр буенда шәрәп һәм музыка белән каршы алдылар. Көймә башлыгы Марк Оберли, “күнегүләр АКШ һәм Грузиянең диңгездә хәрби иминлек өлкәсендә хезмәттәшлек итү ниятен күрсәтә”, диде. Күнегүләр иртәгә башлана. Чаралар Грузия суларында, Батум белән Поти портлары арасында үткәреләчәк. Бу Абхазия ярларына якын.
XS
SM
MD
LG