Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузин-абхаз якларының очрашуы узды


Абхазиянең Гали районында Русия, БМО һәм Европа берлеге белгечләре катнашлыгында грузин-абхаз якларының очрашуы узды.

Азатлык радиосына Грузия вәкиле хәбәр итүенчә, очрашу барышында грузин-абхаз каршылыкларын туктату мәсьәләсеннән тыш, Гали районындагы грузин халкы иминлеген булдыру, качакларны өйләренә кайтару проблемалары да тикшерелгән. Әмма әлегә чик янындагы хәлләр турында мәгълүмат алмашу өчен “кайнар элемтә” оештыру турында гына килешенгән.

Очрашуда катнашучылар җыелыш шактый тыныч узганын белдерә.
XS
SM
MD
LG