Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөфтиләр әйтеп бетерә алмаган


Татарстан диния нәзарәте башлыгы Госман хәзрәт Исхакый Русия президенты Дмитрий Медведев белән очрашуны күптән көтелгән һәм бик мөһим чара булуын әйтә.

Бу сөйләшүнең әһәмиятен ул Русия мөселманнары проблемаларын президентка җиткерүдә күрә.

“Күп кенә мөфтиләр үз чыгышларында проблемалар турында сөйләде. Монда уку-укыту, радикализм, фундаментализм, экстремизмга караган мәсьәләләр дә кузгатылды. Бу негатив күренешләр белән көрәшү өчен дини белем бирүгә күбрәк игътибар итәргә кирәк, ди Медведев.

Бу фикерне ул Казанда Русия ислам университетында булган вакытта да әйткән иде. Дөрестән дә яхшы дини белем бирелсә, халык наданлыктан бушап, белемгә омтылса экстремизмга юл калмас иде. Наданлыгыбыз һәм ихласлыгыбыз өчен бүген кайбер төбәкләрдә бу проблема бар”, ди Госман хәзрәт.

Экстремизм мәсьәләсе Татарстанда да еш күтәрелә. Бу уңайдан эчке эшләр министрлыгы белән дини оешма әһелләре һәрдаим җыелышлар да үткәреп тора. Госман хәзрәт Исхакый экстремизмга карата мондый фикер әйтте.

“Иң мөһиме кан түгелми, күз яше акмый. Бәлки мондый очраклар бардыр да. Унар ел читтә укып кайткан егетләребезнең фикерләре үзгә. Ләкин без алар белән очрашып, үзебездә барган ислам хакында аңлатабыз. Чыннан да бер-ике елдан кайберләренең фикерләре яхшы якка үзгәрә”, ди Исхакый.

Татарстан мөфтиенә президент белән очрашуда ошамаган яклар да булган. Мәсәлән, кайбер дин әһелләренең вак мәсьәләләр кузгатуы. Аларны илнең югары җитәкчелегенә алып чыкмыйча, төбәк җитәкчеләре белән генә дә хәл итеп булыр иде, ди ул.

“Кайбер мөфтиләр чыгыш ясаганда үзләренең төбәкләрендә булган кайбер вак проблемалар турында, хәтта бу төбәк җитәкчесенә шикаятьләр дә белдерде. Мәсәлән, Кавказда, ниндидер бер машина йөртүченең транспорт йөртү хокукын алганнар, кайбер милиция постларында артык һөҗүм итәләр икән, кайбер авылда мәчеткә урын бирмәгәннәр, шәһәрләрдә исә, киресенчә урын бирелеп тә, эш кәгазьләре әзер түгел дигән вак мәсьәләләр. Минемчә, бу президентка юллана торган проблемалар түгел, төбәк җитәкчеләре, хакимият башлыклары белән хәл ителә торган сораулар”, ди Госман хәзрәт.

Төмән өлкәсе диния идарәсе башлыгы Галимҗан хәзрәт Бикмуллин исә, нәкъ менә вак мәсьәләләр белән чыгучылар рәтенә керә. Ул әлеге җыелышта инде берничә ел хакимиятнең мәчет салырга җир бирмәвенән зарланган.

“Безгә берничә ел рәттән мәчет салырга дип җир бирергә вәгъдә итәләр. Еллар уза, әмма вәгъдәләр үтәлми. Без Медведевка шул турыда әйттек. Моңа өстәп мәчетләрдә газ, электр энергиясе өчен түләү мәсьәләсен дә күтәрдек. Русиядә мөселманнар хәергә мохтаҗ булып, кул сузып яшәргә тиеш түгел. Медведев үзе дә бу турыда әйтте”, ди Галимҗан Бикмуллин.

Русия җитәкчеләре бүген праваслау чиркәвенә зур игътибар бирә. Хәтта Русия Дәүләт Думасының канун чыгару эшчәнлегендә киләчәктә чиркәү дә катнашырга мөмкин. Медведев белән дин әһелләре беренче тапкыр күзгә-күз очрашканга күрә, Галимҗан хәзрәт сүзләренчә, итәгатьлек саклап күңелдә булганның барысын да әйтеп бетермәгәннәр.

“Әлеге мәсьәләне кузгатасы килсә дә, әйтмәдек. Турысын әйткән туганына ярамаган дигән мәкаль бар. Русиядә мондый вәзгыять урнашканын җитәкчелек үзе дә белә. Бер әйтим микән әллә дип утырдым. Сүз биргәннән соң, әйтмәскә булдым.

Әмма бу проблема бар. Мәсәлән, Төмән өлкәсен генә алсак та, урыс чиркәвенә бирелгән акчалардан, безгә бер проценты гына да тими. Кануннар бик хәйләле эшләнгән. Төзекләндерүгә акча бирергә рөхсәт, яңасын төзергә рөхсәт түгел. Күп кенә чиркәүләр исә, бүген тарихи биналар. Аларны төзекләндерергә миллиардлаган акчалар китә. Мәсәлән, 2008 елда Дума Тобольски шәһәренә генә бу максатларда куллану өчен 3 миллиард акча бүлеп бирде. Төзекләндереп аны бит музей гына итмиләр. Анда бөтен урыс кешесе дин тотырга йөри. Бер монастырьгә генә 800 миллион сум бирелде. Ә мәчетләрне төзекләндерүгә килгәндә, акча бирергә хокукыбыз юк, дип җавап бирәләр”, ди Галимҗан хәзрәт Бикмуллин.

Дмиртий Медведевнең мөфтиләр белән очрашуы 50 минутка планлаштырылган булган. Әмма очрашу сәгать ярым дәвам иткән. Татарстан мөфтие Госман Исхакый исә, ил җитәкчесенең мондый очрашу уздыруын, аның мөселман дөьясына якынаюы дип бәяли.
XS
SM
MD
LG