Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов КамАЗда булды


Башкортстан президенты Татарстанның Алабуга шәһәреннән кайтышлый КамАЗга керде.

Алабугада ул Русия хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Козак үткәргән киңәшмәдә катнашты. Киңәшмәдә төп сүз көрчек шартларында Идел буе федераль округына кергән төбәкләрдәге социаль-икътисади хәл турында барган.

16 июль Алабугадан кайтышлый Мортаза Рәхимов Чаллыдагы КамАЗ заводына кереп чыкты. Анда ике яклы хезмәттәшлек турында килешүнең үтәлеше турында сүз барган. Мортаза Рәхимов КамАЗда Америка белән берлектә эшләнгән машина моторларын җитештерү белән дә танышкан.
XS
SM
MD
LG