Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан матбугаты милиция карамагында?


Әлегә рәсми расланмаган мәгълүматларга караганда, шушы көннәрдә Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия буенча дәүләт идарәсенә яңа җитәкче билгеләнәчәк.

Бу хакта фәрман әзер дә икән һәм аны киләсе атнада җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәрләр дип көтелә. Ничек кенә сәер тоелмасын, республика матбугатын күзәтәчәк кеше Русия Эчке эшләр министрлыгының Башкортстан идарәсендә хезмәт иткән отставкдагы югары дәрәҗәле офицер, полковник дип әйтелә. Хәтта аның исем-шәрифләрен дә атыйлар – Эдуард Юлдашбаев имеш.

Башкортстан хөкүмәте каршындагы Матбугат, нәшрият һәм полиграфия буенча дәүләт идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча гына, соңгы бер елда, Фәнил Кодакаев башкарган иде. Ул аңарчы гел генә шушы идарәнең әллә ничә җитәкчесе урынбасары булып эшләп килде. Журналистлар тарафыннан хөрмәт ителгән һәм үзе дә элек журналист булган бу кешене хакимиятләр, ни сәбәпледер, гел икенче рольдә калдыра килә.

Башкортстанның элекке Матбугат, нәшрият һәм полиграфия идарәсе башлыгы булып 2004 елдан Борис Мелкоедов хезмәт иткән иде. Ләкин аны “Радий Хәбиров кешесе” дип вазыйфасыннан алды Башкортстан җитәкчеләре. Аңа кадәр Мортаза Рәхимов тарафыннан эшеннән алынган Радий Хәбиров тагын да югарырак үрләде - Русия президенты хакимиятендәге бер департамент җитәкчесе итеп тәгаенләнде ул. Ә Борис Мелкоедов исә Русиянең Төбәкләр үсеше министрлыгының матбугат сәркатибе дәрәҗәсенә менде.

Хәзер инде Башкортстан җитәкчелегенең Башкортстан матбугатына элекке милиция хезмәткәрен билгеләргә җыенуы, инде күп нәрсәгә аптырамаска өйрәнгән журналистларны да, гаҗәпләнүдән, тел шартлатырга мәҗбүр итте.
XS
SM
MD
LG