Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия ЮНЕСКОга үз вәкилен сайлатмакчы


ЮНЕСКО башлыгы итеп Русия тышкы эшләр министры урынбасары сайлансын өчен Мәскәү 20 миллион доллар түләргә әзер. Татарстанга бу файдагамы?

ЮНЕСКО генераль директорын сайлау сентябрь башында узарга тиеш. Болгарстан, Литва, Австрия, Мисыр, Танзании, Эквадор, Бениннан булган намзәтләр белән бергә анда Русия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Яковенко да көч сынашачак.

Мәскәү исә Яковенко җиңә калса ЮНЕСКОга 20 миллион доллар түләргә вәгъдә итә. Бу Русиянең әгъза буларак ике елга бер түли торган 8 миллион доллардан тыш.

Русия тышкы эшләр министрлыгы Яковенко күп телләр белә, яхшы дипломат, кыскасы ЮНЕСКОга җитәкчелек итәрлек шәп намзәт дип белдерә һәм аны сайлату өчен акча вәгъдә итүдән тыш, башка ысулларны да куллана.

Сайлауда җиңү өчен ЮНЕСКОга кергән әгъза илләрнең ышанычын яулау кирәк. Һәм Русия инде бу өлкәдә дә эш башлаган һәм 192 ил белән «дипломатик сөйләшүләр» алып бара.

Акчага гына корылмаган

Әлбәттә сайлауда катнашачак башкалар да тик кенә утырмый. Төп көрәш 3 намзәт арасында барачагы әйтелә. Бу - Яковенко, тышкы сәясәт еврокомиссары Бенита Ферреро-Вальднер һәм Мисыр мәдәният министры Фарук Хөсни. Һичшиксез барлык илләр дә үз вәкилләрен ЮНЕСКО оешмасы җитәкчесе итү өчен акчасын да көчен дә кызганмаячак.

Шул сәбәпле, Русиянең ЮНЕСКОдагы элекке вәкиле Михал Федотов Мәскәү акча вәгъдә итеп кенә үз кешесен уздыра алмаячак, дип саный. Аның фикеренчә монда географик үзенчәлек зур әһәмияткә ия.

«Советлар берлеге һәм Русия вәкилләре беркайчан да БМОга караган структураларда зур вазыйфаларга билгеләнмәде», ди ул.

ЮНЕСКО җитәкчесе итеп күп очракта өченче дөнья илләре вәкилләре сайлана. Әлбәттә анда алдынгы дәүләтләр вәкилләре дә катнаша ала. Әмма алар күп очракта үтми.

Татарстан-ЮНЕСКО күпере

Казан финанс-икътисад институты профессоры Энгель Таһиров Русия бу мөмкинлекне кулланып калырга тиеш, дип саный. Аның сүзләренчә, җиңү өчен 20 миллион доллардан да күбрәк акча да кызганыч түгел. Ул Яковенко җиңү яуласа Татарстан өчен файда булачак һәм күбрәк проектларны тормышка ашыру мөмкинлеге туачак дигән фикердә.

Татарстанның Казан Кирмәне ЮНЕСКО исемлегенә кертелгән. Таһиров әйтүенчә, бүген конференциядә Азнакайдагы Чатыртауны да ЮНЕСКОга тәкъдим итү турында сүз булган.

Татарстанда элегрәк ЮНЕСКО эшләре буенча комиссия дә булдырылган иде. Шулай ук Эшмәкәрлеккә теләктәшлек итү татар институтының бу өлкәдә тәҗрибәсе игътибарга лаек.

ЮНЕСКО эшләре комиссиясе берләшкәннән соң үткән утырыш вакытында өч тармакта эшне җәелдерергә уйлавы әйтелгән иде. Беренчесе - фән, мәгариф, яшьләр һәм студентлар тармагы. Икенчесе - туризмны үстерү һәм мәдәни мирасны саклау, ә өченче тармак - Татарстан халыклары телләрен һәм мәдәниятын саклау белән шөгыльльләнү. Соңгы тармак иң зур максатларыннан берсе дип билгеләнде.

Әмма татар телен укытуга гел киртәләр тудырган Мәскәү вәкиле ЮНЕСКОга сайлана калса моннан татарларга зыян гына булмасмы?
XS
SM
MD
LG