Accessibility links

Дҗакарта шартлауларында 8 кеше һәлак булды


Индонезия башкаласы Дҗакартада 2 кыйбатлы кунакханәдә булган шартлаулар нәтиҗәсендә кимендә 8 кеше, шул исәптән интихарчы шартлатучы дип шикләнелгән 2 кеше һәлак булды.

Индонезия сәламәтлек саклау министрлыгы шартлауларда һәлак булганнарның кимендә 4-се чит ил ватандашлары диде.

Аларның 2-се Австралиядән, берсе яңа Зеландиядән, һәм берсе Сингапурдан.

АКШ президенты Барак Обама бу шартлатуларны бик рәхимсез дип атады.

БМО генераль-секретаре Пан ги-Мун хөкүмәт бу гамәл өчен җаваплыларны җәзага тартыр дип ышануын белдерде.
XS
SM
MD
LG