Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөньядагы иң өлкән кеше 113 яшендә вафат итте


Дөньядагы иң өлкән кеше һәм Беренче дөнья сугышының иң өлкән ветераны Һенри Эллиңһем шимбә 113 яшендә вафат итте.

Эллиңһем 1916 елда Ютландиядәге бәрелешләрендә катнашкан һәм 1918 елда оештырылган Британиянең патша хәрби һава көчләренең беренче хезмәткәрләреннән берсе булган.

Гомеренең соңгы елларын ул Бристольдәге картлар йортында үткәргән.

1896 елда туган Эллингем 3 гасырда да яшәгән, аның гомере чорында Британиядә 6 монарх алмашкан.
XS
SM
MD
LG