Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкамәдә Мортазин эшен тыңлау 20 июльдә башлана


Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин эшен караучы мәхкамәдә тәүге беренчел тыңлаулар 20 июльгә билгеләнде.

Мортазин Шәймиев гаризасы нигезендә хөкем ителә.

9 ай чамасы дәвам иткән тикшерүләрдән соң, Мортазинга 3 җинаять гаепләве белдерелә.

Алар алдан белә торып ялган мәгълуматлар тарату, шәхси тормышка тыкшыну һәм аерым бер социаль төркемгә карата көч куллану янавы белән социаль нәфрәт уяту гаепләүләре.

Мортазин Шәймиевнең матбугат вәкиле булган чорда күргән-ишеткәннәре турында китап язган һәм Шәймиев Төркиядә ял иткәндә Интернет сәхифәсенә аның үлүе турында хәбәр чыгарган иде.
XS
SM
MD
LG