Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себердә автобус казасында 9 кеше үлде


Томский өлкәсендә Новосибирски-Павлодар юлында автобус казасында 9 кеше һәлак булды.

Өлкә губернаторы урынбасары Юрий Сухоплюев һәлак булганнарның гаиләләренә акчалата ярдам булачак диде.

Сорау алуда автобус йөртүче каза вакытында кесә телефоныннан сөйләшкәнлеген таныды.

Якшәмбегә каршы төндә булган каза нәтиҗәсендә 9 кеше һәлак булды, 37 кеше яраланды.

Автобуста барлыгы 49 кеше булган. Җинаять эше ачылган. Автобус йөртүчегә 7 елга кадәр төрмә җәзасы яный.
XS
SM
MD
LG