Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мумбай һөҗүмендә катнашучы гаебен таный


Былтыр Һиндстанның Мумбай шәһәрендәге террор гамәлләрендә катнашкан һәм исән калган бердәнбер һөҗүмче дип шикләнелүче кеше гаебен таныды.

Әҗмал Касаб исемле гаеләнүче махсус мәхкамәдә “гаебемне таныйм” дип белдерде.

Моңарчы Касаб үзенә каршы чыгарылган 86 гаепләүне, шул исәптән кеше үтерү һәм Һиндстанга каршы сугышу гаепләүләрен кире кагып килә иде.

Узган елның ноябрендә кораллы кешеләр төркеменең Мумбайда төрле урыннарга һөҗүме нәтиҗәсендә 160-тан артык кеше һәлак булды, 300-ләп кеше яраланды.
XS
SM
MD
LG