Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хатлар махсус хезмәтләргә бирелә


Чаллыда чыга торган “Капитал” газеты үзенең бер язмасын шулай дип атый. Анда язылганча, 21 июльдән башлап махсус хезмәтләр кеше хатларын, бандерольләрне ачып, тикшерергә хокуклы.

Русия кешеләренең язган хатларын, җибәргән бандерольләрен махсус хезмәтләрнең тикшерергә хокук даулаулары турындагы хәбәрләргә җәмәгатьчелек битараф булмады. Хатларны ачып уку мөмкинлеген махсус хезмәтләргә бирүне күпләр пошаманлык хисе белән каршы алды. Моңа кадәр язылган хатларны махсус хезмәтләр почта бүлегеннән мәхкәмә карары белән генә алып укый алалар иде. Хәзер ничек булыр, төгәл генә әйтүче юк. Миллиция, ФСБ, федераль саклау хезмәте, тышкы разведка, таможня хезмәткәрләре, дәүләтнең наркотик күзәтчелеге һәм төрмәләр эше белән бәйле оешмалар кеше хатларын почтадан алып уку мөмкинлеге карала.

Чаллы әлегә бу хакта белми

Матбугат чаралары хәбәрләренә караганда, яңа кагыйдә 6 июльдә юстиция министрлыгында расланган. Аңа Русиянең элемтә һәм гаммәви чаралар министры Игорь Щеглов имза куйган дигән хәбәрләр бар. Һәм бу яңа кагыйдә 21 июльдә көченә керергә тиеш, диләр. Ләкин бу хакта ярты миллионлы Чаллы каласының почта хезмәте башлыгы Филүс Гаязов берни дә белми булып чыкты. Махсус хезмәтләр һәм почта хезмәте арасында булачак яңа кагыйдәләргә кагылышлы сорауга:

“Безгә әлегә бернинди күрсәтмә, боерык килеп ирешмәде. Хатларны ачып уку мөмкинлеген бирү кулланучыларның хокукын бозу булачак. Эшебезне элеккечә дәвам итәрбез, дип уйлыйм. Ягъни, бары тик мәхкәмә карары буенча гына теге-яки бу хатны укырга мөмкин булачак махсус хезмәтләргә”, диде почта башлыгы Гаязов.

Русия rонституциясендә дә почта аша хәбәрләшүнең яшерен булуын гарантияләү хакында бәян ителә. Яңа кагыйдәләр уңаеннан почта хезмәтеннән бик еш файдалана торган язучы Факил Сафин:

“Безнең илдә күп нәрсә халык өчен дип эшләнә. Ләкин артык бөuеп җибәреп, халыкка каршы әйбер килеп чыкмасын. Элекке заманга кайткан шикелле булмасын иде. Кешенең хатларын, бандерольләрен тикшерү аның мәнфәгатенә каршы куелмасын дигән теләктә мин”, диде.
XS
SM
MD
LG