Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфганстан шәһәрләренә интихарчылар йөҗүм итте


Әфган рәсмиләре әйтүенчә, Талибан сугышчылары, шул исәптән интихарчы шартлатучылар илнең көнчыгышындагы 2 шәһәргә һөҗүм итеп кимендә 9 кеше һәлак булган.

Интихарчы шартлатучылар Пактиа виләяте башкаласы Гардезда хакимият һәм иминлек саклау көчләре биналарына һөҗүм иткән яки һөҗүм итәргә тырышкан.

АКШ рәсмиләре Гардезда кимендә 3 интихар һөҗүме булуын хәбәр итә.

Талибан исә шәһәрдә хөкүмәт биналарына 15 интихарчы һөҗүм иткәнлеген әйтә.

Күрше Нангарар виләяте башкаласы Җәлалабадта 3 интихарчы һава аланына үтеп керергә маташкан.
XS
SM
MD
LG