Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан эчәр су програмы акчалары дөрес тотылмаган


Татарстанның хисап пулаты “2006-2008 елларда Татарстанда эчәр су” програмына бюджеттан бүленгән акчаларның ничек тотылуын тикшерде.

Хисап пулатының матбугат хезмәте белдерүенчә, 465 миллион сумның дөрес тотылмавы яки югалуы ачыкланган.

Кайбер эш башкаручыларга рөхсәт ителгәннән арттырып түләү очраклары булган.

3 корылма өчен бүленгән акчаның 7.4 миллион сумы артып калган һәм бюджетка кире кайтарылган.
XS
SM
MD
LG