Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нинди җәмәгатьчелек оешмалары казнадан финанслана?


Хокук яклаучы Николай Швецов шул сорауга җавап эзләде.

Билгеле хокук яклаучы Николай Швецов республика прокуратурасына Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетының казнадан финанслануның канунлыгын тикшерүне сорап мөрәҗәгать иткән иде. Прокуратурадан җавап алынган.

Анда республикадагы өч җәмәгатьчелек оешмасының гына казнадан финанслануы әйтелгән. Алар: Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитеты, Башкорт хатын-кызлары берлеге һәм Башкортстан язучылар берлекләре. Әлеге оешмалар республика кануннарына ярашлы, иҗтимагый-сәяси мөһим эшләр башкарулары өчен дип, Мәдәният министрлыгы белән килешү нигезендә финанслана икән. Мәсәлән, Бөтендөнья башкортлары корылтае башкарма комитетына агымдагы елда 33,6 милллион сум акча бүлү каралган.

Николай Швецов бу тикшерүне башкорт җәмәгатьчелек оешмаларының федераль үзәккә каршы кайбер каршылык чараларыннан соң башлаган иде. Ул бу чаралар Бөтендөнья башкортлары корылтае аша республика казнасыннан финанслана дип уйлый. Пркуратура әлеге мәсьәләне тишерү өчен президент яки парламент соравы кирәклеген ирештергән.
XS
SM
MD
LG